Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уйларыгыз чуалса, башыгызга... тартма киегез!

Уйларны тупларга ниндидер тышкы факторлар комачаулаганы бармы? Бу проблема белән очрашучы бер сез генә түгел.

Уйларны туплар, тынычланыр, яхшы бер фикергә килер өчен Британиядә махсус... тартма уйлап табылган.

«The Thought Box» дип аталучы бу комплектка катыргы һәм тукымадан ясалган тартма, аның эчендәге шлем, утыргыч һәм тартмага кидерә торган төрле төсле тышлыклар керә. Күрәсең, һәр төс ни турында уйлавыңны аңлатадыр.
Тартманы... башка кияргә, утыргычка утырырга һәм уйланырга кирәк. Иң “кызыгы” аның хакы – 495 фунт! Тартманы башыңа киеп, юкка түккән акчаларыңны уйлап утырсаң гына инде...

Фото: 120.su сайтыннан

чыганак:kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев