Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветеринарлар коронавирус белән авыручыларга йорт хайваннары белән элемтәне чикләргә куша

Ветеринарлар яңа коронавирус инфекциясен йоктырган яки медицина күзәтүендә булган кешеләргә үзләренең йорт хайваннары белән аралашуны киметергә киңәш итте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Бу очракта хайван турында кайгыртуны гаиләнең башка әгъзасы үз өстенә алырга тиеш. Әгәр дә бу мөмкин түгел икән, гигиена чараларын үтәргә һәм медицина битлеген киеп йөрергә кирәк», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, белгечләр йорт хайваннарын антисептик һәм микробларга каршы актив булган башка матдәләр белән эшкәртмәскә куша. Кайбер йорт хайваннары хуҗалары процедура гаиләне һәм хайваннарны коронавирус белән зарарланудан саклаячак, дип уйлый. Мондый чаралар мәчеләрнең һәм этләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Шуңа күрә йорт хайваннарын урамда йөртеп кергәч, тәпиләрен сабын яки махсус шампунь белән юарга киңәш ителә. Ветеринарлар фикеренчә, бу процедура коронавирусны гына түгел, башка йогышлы һәм паразитар авыруларны да тулысынча профилактикалау өчен яхшы булачак.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта кешеләрдән авыру йоктырган хайванның Covid-19 вирусын таратуда нинди дә булса роль уйнавына дәлилләр юк. Авыру таралу кешеләр арасындагы элемтәгә бәйле.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев