Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бирергә тәкъдим итте

Түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен, ипотека каникуллары кертү кирәк, диде Владимир Путин.

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул бүген Федераль Җыенга юлламасында сөйләде.
 
Әлеге сумманы өченче һәм аннан да күбрәк бала туган очракта компенсациялиләр. Россия Президенты федераль бюджетны яңадан карарга һәм дәүләт ярдәмен быелның 1 гыйнварыннан санарга йөкләмә бирде. 
 
Ана капиталын да кушып санаганда, гаиләләргә торак сатып алу өчен бу яхшы ук ярдәм булачак дип бәяләде Президент. 
 
Хәзерге вакытта гаиләдә икенче һәм аннан да күбрәк балалар туган очракта, ипотека ташлама белән бирелә. Хәзер ул 6 процент тәшкил итә һәм 3-5 елга исәпләнә. "Әмма бу мөмкинлектән берничә мең гаилә генә файдаланган. Димәк, нәрсәдер туры килеп бетми. Ташламаны ипотеканың тулы периоды өчен тәкъдим итәргә кирәк", - диде Владимир Путин. 
 
Керемнәре кимү сәбәпле, түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен ипотека каникуллары кертү  кирәк, диде Владимир Путин. Моның өчен ул законнарны яңадан карарга кирәклеген белдерде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181229/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев