Владимир Путин пенсионерларга өстәмә түләүләр турындагы законга кул куйды
Гамәлдәге нормативлар буенча, пенсияләр регионда яшәү минимумыннан түбән була алмый, шуңа өстәмәләр каралган.
Владимир Путин пенсионерларга өстәмә түләүләр турындагы законга кул куйды. Бу хакта "Российская газета" яза.
Дәүләт башлыгы пенсияләрне яшәү минимумыннан тыш индексацияләү турында законга кул куйды.
"Дәүләт социаль ярдәме турында" һәм "Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында"гы законнарга төзәтмәләр кертелә. Гамәлдәге нормативлар буенча, пенсияләр регионда яшәү минимумыннан түбән була алмый. Шуңа өстәп түләү каралган.
Яңа закон буенча социаль өстәмәне гамәлгә ашыру өчен, пенсионерны тәэмин итү суммасын исәпләүдән пенсия һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү суммалары төшереп калдырыла.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/02/183738/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев