«Хезмәт» фәне буенча мәктәп олимпиадасы барлыкка киләчәк
2024 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә «Хезмәт» дәресе укытыла башлады.
Хезмәт дәресендә укучылар конструкцияләү, робототехника, пилотсыз авиация системалары белән эшләү нигезләрен, компьютер графикасы һәм сызымнар өйрәнәчәк, шулай ук аш-су пешерү һәм кисү-тегү буенча практика үтәчәк.
Россия Мәгариф министрлыгы бу уку елыннан башлап «Хезмәт» фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасын уздыруны билгеләде.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев