Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәй аенда Боз сарае төзелеше башлана

“Татнефть” җәмгыяте Лениногорскида булачак “Нефтяник” Боз сарае төзелешен финанслаячак. Заманча, барлык куркынычсызлык таләпләргә җавап бирә торган Боз сарае хоккей яратучылар һәм фигуралы шууны үз итүчеләр өчен үзенә җәлеп итә торган урын булачак.

 

 

Моннан 5 ел элек, 2016 елда шәһәрдә Боз сарае төзелеше башланган иде, тик 2 елдан соң объектив сәбәпләр аркасында төзелеш туктатылды. Менә хәзер “Татнефть” компаниясе җитәкчелеге тарафыннан төзелешне финанслау карары кабул ителгән.

“Беренче проектны бераз үзгәртергә туры килде. Тик шулай да яңа Боз сарае булачак. Объектның төзелеш комплектациясе юллар ачылгач, май аенда көтелә”, - дип хәбәр итте “Татнефть” компаниясенең Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Ирек Билалов “Нефтяные вести” газетына.


Бүгенге көндә объектны проектлау буенча эшләр төгәлләнгән. Документация дәүләт экспетизасына җибәрелгән. Төзелеш эшләре быел июнь аенда башланыр дип көтелә. Быел ук төзелеш эшләренең төп өлеше башкарылачак.

“Хәзерге вакытта “Нефтяник” хоккей спорт мәктәбендә 478 кеше. Ел саен хоккей уйнарга яратучылар һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны арта. Тик тыгыз график булу сәбәпле, ике яшь төркеме бер үк вакытта шөгыльләнә – Боз сарае барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый. Яңасы даими рәвештә 3000ләп олылар һәм балаларга шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип ачыклык кертте Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров.

Заманча, яңа Боз сараена сорау зур иде,  шәһәр өчен бик тә кирәк, спорт белән шөгыльләнергә теләүче лениногорскилылар күбәя бара. Объект тагын да күбрәк кеше өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итәчәк. Монда инфраструктура тренировкаларны уңайлы итәчәк. Фигуралы шуу өчен дә шартлар тудырылачак.

Юлия Могила.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев