Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак
Россия халкын ун көнлек - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көтә.
Узып баручы елның соңгы атнасында алты эш көне була. Ул дүшәмбе, 24 декабрьдән шимбә - 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
Россия халкын ун көнлек - 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре көтә. “Озын эш атнасы варианты “Яңа ел каникулларын” өзмәс өчен сайланды. Шимбә – 29 декабрьдәге ял көне дүшәмбегә - 31 декабрьгә күчерелде. Шунлыктан елның соңгы атнасы 6 көнлек эш көне белән булачак”, - дигән Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.
Ун көнлек ялдан соң, беренче эш көне 2019 елның 9 гыйнварында чәршәмбе көнне башлана. “Яңа ел бәйрәмнәре якшәмбе, 2018 елның 30 декабрендә башлана һәм сишәмбе, 2019 елның 8 гыйнварында төгәлләнә. 9 гыйнварда беренче эш көне”, - дигән агентык әңгәмәдәше.
Яңа ел ялларына эләгүче шимбә һәм якшәмбе - 5 һәм 6 гыйнвар көннәре Беренче май бәйрәменә кушыла (2 һәм 3 май, пәнҗешәмбе һәм җомга).
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/09/176431/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев