Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел табынына

Сыр белән кабымлык Кирәк: 100 гр. каты сыр, 2 помидор, укроп, майонез, 2 тырнак сарымсак, "Принглс" чипсые, зәйтүн җимеше (маслины). Әзерләү: Сырны вак угычтан уарга. Помидор һәм укропны ваклап турарга. Шуннан соң,аларга уылган сарымсак кушып, майонез белән бутарга. Килеп чыккан массаны "Принглс" чипсы өстенә салып чыгарга. Зәйтүн җимеше белән бизәргә....

Сыр белән кабымлык
Кирәк: 100 гр. каты сыр, 2 помидор, укроп, майонез, 2 тырнак сарымсак, "Принглс" чипсые, зәйтүн җимеше (маслины).
Әзерләү: Сырны вак угычтан уарга. Помидор һәм укропны ваклап турарга. Шуннан соң,аларга уылган сарымсак кушып, майонез белән бутарга. Килеп чыккан массаны "Принглс" чипсы өстенә салып чыгарга. Зәйтүн җимеше белән бизәргә. Ясаганнан соң ук өстәлгә куела торган кабымлык.
"Чебешләр" кабымлыгы
Кирәк: 7 пешкән йомырка, 1 чәй кашыгы горчица, 1 аш кашыгы майонез, түгәрәк кара борыч, 1 баллы кызыл борыч, салат яфрагы, тоз, борыч.
Әзерләү: Пешкән йомыркаларның өске өлешен кисеп, йомырка сарысын алырга. Аны изәргә һәм горчица, майонез кушып, яхшылап бутарга. Килеп чыккан массаны йомырка агының эченә тутырырга, өске өлешен алда кисеп куелган йомырка кисәкләре белән каплап куярга. Кара борычтан күзләр, кызыл борычтан борынын һәм кикереген ясарга. Килеп чыккан "чебешләрне" салат яфрагы җәелгән тәлинкәгә тезәргә. Башка эчлек ясыйсыгыз килсә: балык консервасы, ит паштеты, эретелгән сыр кушып ясасагыз да була.
"Бәрәннәр" котлеты
Кирәк: тавык ите, 100гр. дөге, 1 йомырка, үсемлек мае, зәйтүн җимешләре, салат яфрагы, тоз, борыч.
Әзерләү: Тавык итен вак-вак итеп шакмаклап турарга. Шуңа дөге һәм йомырканы, тозны, борычны кушып яхшылап бутарга. Килеп чыккан массадан котлетлар ясап, ике яклап та кызгылт төскә кергәнче кыздырырга. Котлетларны суытырга, шпажкадан аякларын, зәйтүн җимешеннән башын, майонез тамчысыннан күзләр ясарга. Салат яфрагы җәелгән тәлинкәгә "бәрәннәр"не тезеп, өстәлгә куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салаты