Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа елдан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Хезмәт хакының оклад өлешендә үзгәрешләр була.

Татарстан хакимияте 2022 елның 1 гыйнварыннан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакының оклад өлешен арттыру карарын кабул итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны 30 октябрьдә имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Аның нигезендә республика бюджетында эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча Бердәм тариф челтәрендәге коэффициент һәм тариф ставкалары (оклад) үзгәрәчәк.

2018 елда кабул ителгән һәм хәзер гамәлдә булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, иң югары 18нче разрядка ия булган белгечнең оклады 76 процентка, ягъни 18 450 сумга кадәр арта (хәзер ул 10 478 сум).

Беренче разрядлы белгечнең оклады 13 617 сум дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта ул 2 329 сум. Коэффициент шулай ук «1» дип исәпләнә.

Җитәкченең урынбасары оклады, җитәкченекеннән 1-2 разрядка түбәнрәк итеп билгеләнә.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев