Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа җиһаз умартачылык продукциясендә пестицидлар күләмен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк

Ел ахырына кадәр Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе умартачылык продукциясендә пестицидлар күләмен билгели торган яңа хромотограф алачак. Бу хакта ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең күзәтчелек эше турында фикер алышулар барышында лаборатория директоры урынбасары Айдар Садриев хәбәр итте.


Ул билгеләп үткәнчә, быел 20 меңнән артык тикшерү үткәрелгән һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле критерийлар (микробиологик күрсәткечләрдән алып антибиотиклар күләменә кадәр) буенча тиешле таләпләргә туры килмәвенә бәйле 118 очрак ачыкланган.


Татарстанга читтән кертелә торган продукцияне тикшерү нәтиҗәсендә, узган елда Ростов өлкәсеннән китерелгән күркә итендә кош гриппы вирусы табылган. Аны Татарстан территориясендә сату тыелган. Быел шулай ук Калининградтан китерелгән продукциядә Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/27/168618/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев