Яңа программа буенча авылда эшләргә күчкән укытучыларга 1 миллион сум бирәчәкләр
Владимир Путин 2020 елдан башлап илдә укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта ул Россия Федераль Җыенына юлламасында сөйләде.
“Кадрлар - мөһим мәсьәлә. 2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк”,— диде Владимир Путин.
Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.
"Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум”, - диде Владимир Путин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181235/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев