Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа өйләнешкән Гайфуллиннар гаиләсе ЗАГСтан соң сайлауга барды (ФОТОЛАР)

Лениногорск ЗАГСында бүген Рамис Гайфуллин һәм Алсинә никахларын рәсмиләштерде. Аннан алар гражданлык бурычларын үтәргә – сайлау участогына юнәлде.



1795нче сайлау участогы туй кортежын каршы алды. Яшь парларга санитар нормаларны үтәргә кушылды. Аларга маска, перчатка бирделәр, тән температураларын үлчәделәр.

Кабинкаларда тавыш биреп чыккач, бюллетеньне урнага төшерделәр.

Аннан аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Аларга тыныч, бәхетле гомер теләде.

Рамис һәм Алсинә икесе дә Бәкердән, 8 класстан бирле танышлар. Хәзер аларга 24 яшь.  Рамис – эретеп ябыштыручы булып эшли, Алсинә – хуҗабикә.

-    Үз тавышыңны бирергә кирәк. Безнең тавышка республиканың киләчәге бәйле. 18 яшьтән бирле сайлауларны калдырган юк.  Татарстан Президенты сайлаулары белән безнең бәхетле көнебез дә бергә туры килүе – бик тә шатлыклы, - диде Рамис Гайфуллин.

Яшьләргә бәхетле гомер телибез.

Ирина Биктимирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев