Заман сулышы

Яңалык: юл йөрү таныклыгын алыштырганда медицина белешмәсе кирәкмәячәк

Бу хакта карарга РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган. Документта күрсәтелгәнчә, автомобиль йөртү таныклыгы югалган яки яраксыз хәлгә килү сәбәпле алыштырылуга дучар булса, аның хуҗасы кабаттан медицина тикшерүе үтмәсә дә ярый. Ә менә праваның вакыты чыгу сәбәпле (10 ел үткән булса) алыштырганда медицина тикшерүе узу турында белешмә кирәк. Шулай ук...

Бу хакта карарга РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган.
Документта күрсәтелгәнчә, автомобиль йөртү таныклыгы югалган яки яраксыз хәлгә килү сәбәпле алыштырылуга дучар булса, аның хуҗасы кабаттан медицина тикшерүе үтмәсә дә ярый. Ә менә праваның вакыты чыгу сәбәпле (10 ел үткән булса) алыштырганда медицина тикшерүе узу турында белешмә кирәк. Шулай ук административ һәм җинаяти хокук бозуларга бәйле вакытлыча юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәргә дә медицина белешмәсе кирәк булачак.
Әлеге үзгәрешләр Россия эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кертелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: