Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якшәмбе көнне Лениногорскиның Рәхимов урамында янгын чыкты

66 нчы янгын сүндерү хезмәте бүлегенә шәһәрнең Рәхимов урамындагы 29 нчы йортта ут чыгуы турында хәбәр иртәнге ун тулганда килгән.

Хәбәрдә әлеге адрес буенча мунча януын әйткәннәр. Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән әйтелгән адрес буена килеп җиткәннәр, алар килгәндә йорт корылмасының мансард каты инде дөрләп яна торган булган.  Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗа ханым өй эчендә кешеләр, тиз кабынып китә торган матдәләр булмавын, йорт электрдан өзелгән булуын әйткән.

Янгын нәтиҗәсендә 60 квадрат мәйданда каралты корылмаларының мансард өлеше зыян күргән. Ут  күрше корылмаларга таралмаган, һәлак булучылар һәм  сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Янгынга каршы тору хезмәтендә,  ут кабуның сәбәбе-электр җиһазлары кулланганда  техник чараларның  дөрес үтәлмәүе дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын Лениногорскида янгын