Якташыбызга мактаулы исем бирелде
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбызга мактаулы исем бирелде

Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе узды.

Анда авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы сораулар каралды.

Коллегия ахырында республика авыл хуҗалыгы тармагына өлеш кертүчеләргә Россия һәм Татарстан бүләкләре тапшырылды.

Урмышлыдан фермер Фәнзәт Хәбибуллин "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Фәнзәт Зиннәтуллович "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе.

Котлыйбыз!


Нет комментариев