Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якын арада җырга клип төшерергә җыенабыз, ди Илфак Шиһапов

Айсылу Габдинова башкаруындагы «Алабута» җыры - «Ленинград» төркеменең «Экспонат» (кайберәүләр аны «Лабутены» дип тә атый) җырына пародия - интернетны шартлатты дисәң дә була. Җырның сүзләрен танылган журналист Данил Сәфәров язган. Идея дә аныкы. Беренче карашка гадирәк тоелган җыр вокал ягыннан шактый катлаулы. Әмма яшь җырчы Айсылу аны оригинал вариантыннан да...

Айсылу Габдинова башкаруындагы «Алабута» җыры - «Ленинград» төркеменең «Экспонат» (кайберәүләр аны «Лабутены» дип тә атый) җырына пародия - интернетны шартлатты дисәң дә була.


Җырның сүзләрен танылган журналист Данил Сәфәров язган. Идея дә аныкы. Беренче карашка гадирәк тоелган җыр вокал ягыннан шактый катлаулы. Әмма яшь җырчы Айсылу аны оригинал вариантыннан да әйбәтрәк башкарган дигән фикерләр ишетелде. Тәүлек эчендә интернетта аны дистәләрчә мең кеше тыңлаган. «Яндекс Новости» ресурсында бу яңалык топ-хәбәрләр рәтенә менде. Айсылуның продюсеры Илфак Шиһапов экспериментны уңышлы дип бәяли.

- Бүген берничә мең кеше, шулар исәбендә ни дә булса аңларга тырышып руслар да, пародия рәвешендә бирелгән татар телендәге җыр тыңлыйлар, бу «татар» бренды өчен файдага гынадыр дип уйлыйм. Якын арада әлеге җырга клип төшерергә җыенабыз. Анысы да уңышлы булыр дигән өмет бар. «Бу нәрсә татарга хас түгел» - диючеләргә шуны әйтәсем килә: Айсылу халык җыр­ларын искиткеч итеп башкара, классик стильдә дә эшли, - ди Илфак Шиһапов.

чыганак:http://shahrikazan.com/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев