Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын сүндерү җайланмасы вакытлы уяткан

Янгын турында хәбәр итү җайланмасы- кеше гомерен саклап калу өчен кирәкле, бик җитди әйбер, аңа бармак аша гына карарга ярамый! , 19 нчы ноябрьдә, 14 яшендәге үсмер, шушы җайланма тавышына уянып, үзенең өч туганын фаҗигадән йолып калган.

    Иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына, Алексеевск районының Зур Алан авылының бер шәхси йорт корылмаларында янгын чыгу хәбәре килгән.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч ачыкланганча, 14 яшьлек үсмер йокы аралаш янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишеткән. Ул йокыдан уянган һәм 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек ике игезәк туганын урамга алып чыкмакчы булган, әмма ялкын телләре ялмап алу сәбәпле, ишеккә якын килә алмаган. Әмма үсмер югалып калмаган һәм тәрәзәне ватып, туганнарын коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, балалар өйдә үзләре генә булган.

   Бу турыда “ Татар-информ” агентлыгына республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев