Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгында бер кешенең гомере өзелгән

Бөгелмә районында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән, берсе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

4 апрельдә көндезге өчләр тирәсендә 112 бердәм номерына Кече Бөгелмә авылының Тынычлык урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә ялкын телләре бер катлы агач йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 59 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан.

Моннан тыш, янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев