Заман сулышы

"Ярдәм янәшә" хәйрия акциясенең дүртенче партиясе Лениногорскига килде

Лениногорскилылар азык-төлек китерүнең дүртенче партиясен алды.

"Ярдәм янәшә" масштаблы хәйрия акциясе  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.

Әлеге акция кысаларында  муниципаль районда яшәүче 963 кешегә азык-төлек җыелмалары бирелде. Авыл җирлекләренә 172 тартма азык-төлек җыелмасы җибәрелгән, 791 тартма шәһәр халкына җибәрелгән.

Волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары, идарәче компанияләр, социаль хезмәтләр мохтаҗ категория гражданнарга азык-төлек җыелмаларын китерделәр.

Лениногорск районына 11,5 тонна продукция килде.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1778057.htm

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: