Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь лениногорскилылар халык санын исәпкә алу буенча уздырыла торган рәсем конкурсында катнаша ала

Кечкенә россиялеләр халык санын исәпкә алу турында нәрсә уйлый, алар аны ничек күрә? Рәсемнәр бәйгесе моңа җавапны табарга ярдәм итәчәк.


Яңа бәйгедә 7дән алып 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Рәсемдә үз илеңне күрсәтергә, җанисәпнең ничек узуын тасвирларга, мәсәлән, исәпкә алучыларның өйгә килүләрен, кешеләрнең электрон исәп битләрен тутыруларын сурәтләргә була.  Шулай ук үз шәһәреңне, авылыңны, тирә-якны һәм истәлекле урыннарны да ясарга була.

Бәйгедә катнашу өчен https://www.strana2020.ru сайтында теркәлергә һәм катнашуны раслау өчен телефон номерын күрсәтеп форма тутырырга кирәк булачак. Конкурс эше кәгазьгә төрле карандашлар яки буяулар белән ясалырга, фотога төшерелеп яки скан аша узып, катнашучының Инстаграм битенә @strana2020 һәм #ярисуюперепись хэштегын куеп урнаштырылырга тиеш.

Рәсемнәрне үз сәхифәңә 2020 елның 16 ноябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр куярга була. Инстаграм аккаунты ачык булырга тиеш.   Хештег буенга башка катнашучыларның эшләре белән дә танышып булачак.

Бәйгенең яңалыклары һәм нәтиҗәләре strana2020.ru Бөтенроссия халык санын алу сайтында бастырылып киләчәк. Җинүчеләрне “лайк”лар саны буенча һәм шулай ук жюри ярдәмендә билгеличәкләр. Иң актив катнашучыларны призлар көтә.


Лениногорск Дәүләт статистика бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев