Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь әниләргә БДИда 3 өстәмә бал биреләчәкме?

Россия фән һәм мәгариф министрлыгы укучыларның укырга кергәндә балларын санауга берникадәр үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән.

Әлеге документта, беренче мәртәбә көндезге бүлеккә специалитет яки бакалавриатка укырга керүче, 23 яшьтән дә олы булмаган яшь аналарга, БДИда (Бердәм дәүләт имтиханы) балларына кушып өч бал өстәргә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә Российская Газета  матбугат хезмәте.

Әлеге документ хәзер иҗтимагый карар астында. Әгәр дә ул кабул ителсә, гамәлгә бер еллан гына ашырылачак.

Хәзерге вакытта югары уку йортлары өстәмә балларны ГТО значогы ияләре, олимпиада уеннарында катнашучыларны, кызыл аттестат яки диплом ияләрен, волонтерлык эше белән шөгыльләнүче, зур фәнни олимпиадаларда җиңүче абитуриентларга гына бирә.

http://idel-tat.ru/

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев