Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы сипкелләр бәйгесендә катнашырга чакырабыз

Бәйге “Заман сулышы” газетасы сайтында игълан ителә.

 

Яз – табигатьне ямьләндерүче кошлар тавышы, гөрләвекләр агышы. Ул-бардөнья яңарышы, күкнең зәңгәрсу аязлыгы һәм җылы кояш нурлары. Шушы алтын нурлар тәэсирендә, кайсыбер кояш тарафыннан аеруча яратылучы кешеләрнең битләренә  чыккан сипкелләр. Сипкелле кешеләрне- сөйкемле була диләр.  Язучы – шагыйрьләрне рухландырган сипкелле-сөйкемле кешеләр бәйгесенә рәхим итегез. Бәйге “Заман сулышы” газетасы сайтында игълан ителә. Катнашу өчен түбәндә язылган шигырьнең азагын  үзегез уйлап язып бетерергә һәм  фотогыз белән бергә 89534990297(ватсапп) номерына җибәрергә кирәк.   Бәйге 12 нче апрельдән - 12 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Ә җиңүче “Заман сулышы” сайтында тавыш бирү ярдәмендә  ачыкланачак. Тавыш бирү  13 – 14 нче майда була.  Бәйгегә җибәрелүче фотолар сыйфатлы булырга, сипкелләр күренеп торырга тиеш.  Исем -фамилиягезне язарга онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә. Шулай ук, иң уңышлы фотолар,  фотодагы кеше турында кыскача язма белән “Заман сулышы” газетында да басылып чыгачак.

 

Дәвам итү өчен шигырьнең башы:

Кояш мине бик яратып борын очымнан  үпте

Тагы да сөйкемле булсын дип, сипкелләр бүләк итте...

 

Язгы  сипкелләр бәйгесенә рәхим итегез дуслар!

 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X