Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

11-17 февральгә йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (11.02.19–17.02.19)
КУЧКАР (21.03-20.04)лар тормыш сезгә көтелмәгән борылышлар әзерли. Кеше сүзенә карамагыз, үзегезне генә тыңлагыз. Булган акчаларыгызны бер дә икеләнмичә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тотыгыз. Тыгызрак чак булса да, дусларыгыз белән очрашырга вакыт табыгыз. 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә гаиләдә кемнең баш икәнен ачыкларга туры киләчәк. Эштә уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк булачак. Җитәкчегез куйган таләпләргә җавап бирү җиңел түгел. Эш өлкәсендә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Иң мөһиме – әҗәткә алмагыз да, бирмәгез дә.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр кешеләр алдында абруегыз күтәрелә, сез хәзер игътибар үзәгендә. Матди хәлегез дә яхшырачак. Күптәнге хыялларны чынга ашыру мөмкинлеге туар.  Яшеренеп яткан талантыгызга юл ачылачак.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар,шәхси тормышны җайга салырга күптән вакыт. Яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Юлыгызда талантлы һәм кызык-лы шәхесләр очрар. Дусларыгыз белән ешрак күрешергә тырышыгыз. Юлда саграк булыгыз.
  
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар мөнәсәбәтләрне ачык-лар чак түгел, ике арага бернинди шик кертмәгез. Эштә хезмәттәшләрегезнең фикеренә колак салырга кирәк. Низаглардан качыгыз, бәхәскә кергәнче, компромисслар эзләвең хәерлерәк. Намусыгыз белән килешеп эш итсәгез, уңыш тавының түбәсендә булачаксыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларны иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр бөтереп алыр. Башлаган эшләрне тәмамларга, кредитларны түләргә кирәк. Эштә әлегә буйсынучы роле белән канәгатьләнергә туры килә.  

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, яңа кешеләр белән очрашулар көтелә. Активрак булыгыз, эшкә иҗадый якын килергә кирәк. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәйрәм оештыра аласыз. Тормышны үзегез теләгән якка бора алырсыз, әмма моның өчен үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрсәтергә кирәк.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар. Йолдызлар яңалыклар вәгъдә итә. Сезнең өчен тыныч вакыт, ял итәргә мөмкинлек булачак. өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрдән генә кача алмыйсыз. Эштә көндәшлек бар, сәләтегезне күрсәтергә тырышыгыз. Эшен алыштырырга теләүчеләр өчен яхшы форсат чыгып тора.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар. Өйдә аңлашу булганда, яшәү күңеллерәк. Якыннарыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз. Салкын тидерү куркынычы бар, җылырак киенеп йөрегез. Фикерләрегезнең дөреслегенә башкаларны инандыру сәләтегез бар икән бит.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, атна башы романтикага бай була. Барысы да үз тәртибе белән барганны яратсагыз да, язмыш көтелмәгән, күңелле сюрпризлар әзерли. Бәйрәмнәр якынлаша, якыннарыгызга бүләкләр әзерләгез. Күчемсез милек мәсьәләсен хәл итү өчен уңайлы вакыт.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, дусларыгызның фикеренә колак салыгыз. Өйдә үзара мөнәсәбәтләр күпләр кызыгырлык. Тормышыгызда ниндидер мөһим вакыйга булырга тора – ул сезгә куаныч китерер. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, очраклы танышларга, ят кешеләргә артык ачылып китмәгез. Эштә дә тыныч булырга кирәк. Яңа проектларны әлегә кичектереп тору хәерлерәк. Вак-төяк мәшәкатьләр булса да, тулаем алганда бар да яхшы булачак.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев