Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

18 - 24 февральгә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар кәефегез яхшы, башкалар сүзенә игътибар итмичә, үз юлыгыз белән алга барыгыз. Атна сезнең өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Кызыклы кешеләр белән очрашырсыз. Һәр яңалыкка әзер торыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар. Алда – бик катлаулы, әмма үтәп булырдай бурыч тора. Юктан проблема эзләү гадәтен ташлагыз. Хәләл җефетегезгә карата ихтирамлы булсагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. Атна азагында эштә уңышлы чак.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр. Йоклар алдыннан планлаштырып куйган бар эшләрегезне дә икенче көнне башкарып чыга алсагыз, көнегез бушка узмас. Барысы да сез теләгәнчә булачак, артык борчылыр урын юк. Әмма контрольне югалтырга ярамый, бер минутта бөтенесе дә үзгәрергә мөмкин.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар. Эшлекле очрашуларны киләсе атнага калдыру хәерлерәк. Гаугалы кешеләрдән ераграк йөрегез. Сезгә тынычлык мөһимрәк. Әмма кешеләр белән аралашу әйтеп бетергесез күңел рәхәтлеге бирер.
  
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар. Йолдызнамәләрне дикъкать белән карыйсыз икән, үз йолдызыгызны акларга вакыт. Онытмаган булсагыз, сез тычкан түгел, ә Арыслан йолдызлыгы астында тугансыз. Дусларыгызның кем икәне авыр вакытта беленә, арада итәк астында таш йөртүчеләр да бар. Ялларда романтик очрашуга әзер торыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар. Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ял алыгыз, андый мөмкинлек юк икән, эшләрне киметегез. Соңгы вакытта бик күп эшләдегез, хәзер сезгә ял кирәк. 

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр. Үлчәүләр өчен киләсе атна бик уңышлы булачак. Эштә бар да яхшы. Карьера үсеше мөмкинлеге бар. Әмма ул өйдә аңлашылмаучанлыклар чыгуга сәбәпче була ала. Сабыррак булырга, уйлап эш итәргә киңәш ителә.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар. Соңгы вакытта коллективтан аерыласыз. Эштә хезмәттәшләрегез арасында күптәнге низагны җайга салганда, сезнең ярдәм кирәк булачак. Өметсезлеккә бирелмәгез. Боерык сүзләргә ышансагыз, гомерегез бик тиз җайланып китәчәк. Атна азагында матди хәлегез яхшырыр. 

УКЧЫ (23.11-21.12)лар. Зур әйберләр сатып алыр чак түгел, акчаны саграк тотарга кирәк. Дусларыгыз, якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшисез, тик гайбәтләрдән ераграк йөрегез. Теләгән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен иң әйбәт вакыт. 

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр. Гомумән алганда, бар да яхшы, зарланыр урын юк. Кеше тормышына тыкшынмагыз, үзегезнекен дә чит-ятлардан саклагыз. Тир түгеп эшләгәннән соң бераз ял итеп алырга кирәк икәнлеген онытмагыз. Бераз ял итеп алгач, кире эшкә тотынырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар. Алга зур планнар куймагыз, көндәлек мәшәкатьләр дә чиктән ашкан. Башлаган эшләрне тәмамларга кирәк. Әмма ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Атна ахыры көнкүреш мәшәкатьләргә бай булыр. Бергәләп хәл итәргә тырышсагыз күпкә отышлырак булыр.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, тормышыгызда күңелле вакыйгалар була. Акчаны саграк тотарга. Бурычка кермәскә, кредит алмаска кирәк. Эштә бар да яхшы, сәләтегезне күрсәтү мөмкинлеге булачак. Гаиләдә якыннарыгыз белән аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев