Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иртәгә Лениногорскида Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов социаль объектлар ача

Шимбә көнне Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребездә узачак юбилей тантаналарында катнашачак. Ул көнне бик күп социаль объектлар, шул исәптән өр-яңа парк та ачыла. 14 августта Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханә ачты. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...

Шимбә көнне Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребездә узачак юбилей тантаналарында катнашачак. Ул көнне бик күп социаль объектлар, шул исәптән өр-яңа парк та ачыла.
14 августта Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Г.Тукай исемендәге китапханә ачты. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән игълан ителгән, Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндергәннәр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәк­чесе Нәфис Ибраев күптән түгел:
- Шәһәребез һәм "Лениногорск­нефть» идарәсе юбилейларының Республика Лидеры тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елына туры килүе бездәге яшел зонаны тагын да баетты, - дип билгеләп үткән иде. Югыйсә, безнең шәһәр паркларга электән үк бай иде инде, яңалары барлыкка килүгә бары тик куана гына шәһәрлеләр. Шунысы аеруча күңелле: парклар элек җимерек булган урыннарда барлыкка килә. Җиңү паркы, Бораулаучыларныкы, Халыклар дуслыгы паркы - нәкъ менә элек кул тиеп бетмәгән җирләрдә урнашкан.
Юбилей уңаеннан ачылачак "Яшьлек" стадионы каршындагы әлеге парк та уйламаганда-көтмәгәндә барлыкка кил­де. Әле ул парк кына түгел, ә велосипедчылар өчен йөрү, төрле ярышлар үткәрү урыны булачак. Исемен дә бит Лениногорскиның 60 еллыгы исемендәге парк, дип куйганнар. Ачылган көнне үк, велосипедчылар төрле трюклар ясап ярыш оештырып алачак. Алар өчен махсус юллар ясалган инде, катнашырга шәһәребездән генә түгел, ә тирә-як районнардан да киләчәкләр.
Кызык булырга охшаган, ярышлар 22 августта сәгать 11 дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей лениногорск юбилей