Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ штрафларны ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Шулай ук тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин.

ЮХИДИ җитәкчелеге тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләр өчен штрафларны 50 процентлы ташлама белән түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Моннан тыш, тизлекне сәгатенә 20-40 километрга арттырган өчен түләүләр суммасы шактый артырга мөмкин. Тизлекне берничә тапкыр арттыручы затлар өчен штрафларның яртысын түләү мөмкинлеген төшереп калдырырга тәкъдим итәбез», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин.

Хәзер Россиядә Административ хокук бозу турындагы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә штрафның 50 процентын гына түләргә мөмкин. Үз вакытында бу юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрнең түләү дисциплинасын күтәрү өчен эшләнде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184303/

фото:yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев