Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Заман сулышы” газеты корреспонденты Зилә Мөдәррисованың китабын тәкъдим итү кичәсе узды (ФОТОлар)

Шәһәрнең музыка мәктәбендә “Заман сулышы” газеты корреспонденты Зилә Мөдәррисованың “Тамгалы кеше” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Анда әдәбият сөючеләр, Зиләнең әти-әнисе, якын дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Тамгалы кеше” китабының редакторы, хәзер Әлмәттә яшәүче Рәмзия Габделхакова катнашты. Районыбызның ерак авыллары – Кирлегәч һәм
Сарабикколдан да Зиләнең уңышын уртаклашырга килделәр.
“Тамгалы кеше” китабы “Татнефть”нең “Рухият” фонды тарафыннан нәшер ителгән иде. Ноябрь аенда Әлмәттә китапларны тәкъдим итү кичәсе үтте. Ул вакытта фонд тарафыннан нәшер ителгән китапларның өчесе – Лениногорскидан булды.
Кичә җылы атмосферада, бер тында узды да китте. Ул көнне Зиләгә карата җылы, изге теләкләр, котлаулар күп булды. “Ак калфак” оешмасының оста ханымнары китапка кергән “Ул бит ямьсез” юморескасын сәхнәләштерделәр.
Кирлегәч апаларына да сокландык. Алар нәкъ артистларча “Шәп концерт”юмористик хикәясен сәхнәләштереп, уйнап күрсәттеләр.
Гармунчылар: Равил Гыйматдинов белән Марсель Зарипов кичәне гармун көе белән бизәде.
“Ак калфак”лы Гәүһәр Капустина татарчага биетеп тә алды.
Кичәне матур итеп Тәслимә Рәфыйкова алып барды.
Зилә Мөдәррисованы уңышы белән котлыйбыз һәм тагын шундый кызыклы,эчтәлекле китапларны көтеп калабыз.
Тәкъдим итү кичәсе турында тулырак “Заман сулышы” газетының киләсе
санында укыгыз.


Текст: Розалия Мостафина
Фото: Светлана Полянская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев