Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәңгәр экраннар аша якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров турында тапшыру күрсәтәчәкләр

“Татарстан- Яңа гасыр” каналының “Әдәби хәзинә” тапшыруында булачак.

ТНВ каналының иҗат төркеме Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, шагыйрь, “Чишмә” әдәби берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров иҗаты буенча тапшыру төшерергә 25 сентябрьдә Лениногорскига килгән иде.

Башта 11нче гимназиядә “Чишмәлеләр”, яшь иҗатчылар  белән тапшыру төшерделәр, аннары шагыйрьнең туган авылы – Яңа Иштирәктә һәм шагыйрь яши торган Мөэмин-Каратай авылында булдылар.

Тапшыру әзер. Бу атнада зәңгәр экраннар аша күрсәтәчәкләр.

“Әдәби хәзинә” тапшыруын 18 ноябрьдә 16 сәгать 20 минутта ТНВ каналында,
19 ноябрьдә – якшәмбе көнне – 10.00 сәгатьтә ТНВ-Планета
каналында карый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев