Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща китапханәсендә хәрби-интернационалист Илгиз Садриев белән очрашу узды

Зеленая Роща китапханәсендә безнең якташ, хәрби-интернационалист, Әфганстан хәрби хәрәкәтендә катнашучы Илгиз Садриев белән очрашу узды.


Очрашу-кичә “Әфганстан – минем күңелемдә” дип аталып, 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылу датасы уңаеннан уздырылды. Әйтергә кирәк, Әфганстан җирлегендә хезмәт итүчеләр белән мондый очрашулар безнең китапханәдә традицион рәвештә үткәрелә. Ә менә бүгенге кунагыбыз – Илгиз Садриевның бездә беренче тапкыр гына катнашуы иде.

Ул туган авылында Зеленая Роща мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына китә. Әфганстанда 1983 елның 22 июненнән 1985 елның 4 августына кадәр хезмәт итә. “Батырлык өчен” медале иясе дә ул. Илгиз Госманович шигырьләр язарга ярата, аның йөздән артык шигыре бар. Хәзерге вакытта хатыны белән Әлмәттә яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларыннан соң, Зеленая Роща поселогына, башкалар кебек,  Илгизнең дә әти-әнисе килеп урнаша. Әтисе Госман Садриев – Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның күкрәген дә орден-медальләр бизәгән. Госман абый  1954 елдан пенсиягә чыкканчы Зеленая Роща совхозында “Лениногорскнефть” идарәсендә эшләгән. Әнисе – Зәйтүнә ханым теплица хуҗалыгында эшләгән. Илгиз зур, дус-тату гаиләдә үскән. Әти-әниләре күптән вафат,  тик Илгиз нигезне онытмый, еш кайтып йөриләр. Безнең чакыруыбызга да каршы килмәде, теләп кайтты.


Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Әлфия Хафизова
Фото: Ольга Потапова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев