Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида оялар ясаган балалар арасында җиңүчеләрне билгеләделәр

Балалар иҗат йортында эт һәм песиләргә оя ясау буенча игълан ителгән муниципаль конкурска нәтиҗәләр ясадылар.

 

Конкурс шарты буенча, ояларны агач материалдан ясарга кирәк иде. Конкурс "Минем тугры дустым" дип аталды.

Җиңүчеләрне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков котлады. Ул хуҗасыз эт һәм песиләр язмышына битараф калмаучы балаларга рәхмәт әйтте. Балалар үзенчәлекле ояла ясаганнар.

Конкурс нәтиҗәсе буенча өч җиңүче билгеләнде: Әмир Абдуллин, Игорь Кузнецов, Софья Волкова.

Катнашучы сертификатына:  Амелия Илалова, Рәмзил Ибрагимов, Динар Гайфуллин, Константин Дуда, Раиль Әхмәтханов ия булды. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

"Верный друг" волонтерлык хәрәкәтенә булышырга теләүче лениногорскилылар өчен конкурс дәвам итәчәк. Сез дә кушыла аласыз.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2042139.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев