Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзеңнең хокукларың һәм бурычларың турында белеп тор

«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законны кабул иткәнгә 26 ел узган.

Гамәлдәге күпьеллык практикасы аның актуальлеген, кирәклеген раслады, сатучы һәм кулланучы арасындагы хәлне яхшыртты, күп нәрсәгә ачыклык кертте. Базар икътисады шартларында һәр кеше, товар, эш һәм хезмәт күрсәтүдән кулланучы буларак, үзенең хокукын яклауга мохтаҗ. Бүгенге көндә сәүдә сферасы иң проблемалыдыр, мөгаен. Чөнки кулланучылар көннән-көн таләпчәнрәк, ә сатучылар клиентларына салкын карашта. Мондый очракларда, сыйфатсыз товар яки тиешсез хезмәт күрсәтүдән саклану өчен, үзеңнең хокукларың һәм бурычларың турында белү аеруча мөһим.

 Барлык товар һәм хезмәтләр стандарт һәм санитар нормаларга туры килергә тиеш;
 Кулланучы товар турында тулы мәгълүмат алырга хокуклы;
 Этикеткада җитештерүче һәм аның адресы күрсәтелгән булырга тиеш;
 Кулланучы сыйфатлы һәм зарарсыз товар алырга хокуклы;
Кимчелекләр һәм җитешсезлекләр булганда:

 Кимчелекләрне 20 көн аралыгында юк итүләрен таләп итәргә;
 Сатучы белән, товарның бәясен төшерү турында килешергә;
 Шундый ук, әмма сыйфатлы товарга алыштырырга;
 Билгеләнгән вакытка кадәр товарны кире тапшырырга һәм акчасын кайтарып алырга хокуклы.

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/berse-sata-berse-aldana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев