Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Журналистлар өчен «Бәллүр каләм» премиясенә гаризалар кабул итү башланды

«Бәллүр каләм» XXIII республика конкурс-премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

 

Конкурс «Һөнәргә тугрылык», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелә.

2020 елның махсус проектлары — «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу - 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179нчы йорт. Эшләр «ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)» тамгасы белән тапшырыла. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була.

Бәйге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге белән берлектә оештырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев