Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк китапханәдә шагыйрә Илсөяр Сәлахова белән очрашу үтте

12 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә төбәгебезнең талантлы шагыйрәсе, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы Илсөяр Сәлахова белән иҗади очрашу узды.

Очрашу барышында тамашачылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Очрашуны Зеленая Роща китапханәчесе Әлфия Хафизова алып барды. Илсөяр ханым Яңа Иштирәктә туып, бүгенге көндә Зеленая Рощада яшәп иҗа итә.

"Илсөяр Сәлахованың иҗатында туган як, туган җир, туган авыл, табигать темасына язылган, газизләрдән-газиз әнкәйләргә багышланган шигырьләр зур урын алып тора. Аның лирик шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Шагыйрә очрашу барышында шигърият сөючеләргә үзенең мәгънәле, эчкерсез шигырьләрен бүләк итте.
Илсөяр Сәлахова күпкырлы талант иясе. Аның башкаруындагы моңлы җырлар йөрәк түренә үтеп керде. Әлеге очрашу күңелдә әйтеп бетергесез уңай хисләр калдырды
"
, - дип хәбәр итәләр китапханәдән.

фотолар: https://vk.com/id632990007

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев