Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылы яңа китаплы булды

Авыл тарихына кагылышлы китап дөнья күрдеме, димәк, әлеге авыл турында үсеп килүче буын да, шушы авылда яшәүчеләр дә һәм читтә үз ягын сагынып яшәүчеләр өчен дә кадерле ядкарь булачак ул. “Зәй-Каратай каһарманнары” дигән яңа китап дөнья күрде.



Әлеге китапта Зәй-Каратайдан һәм әлеге авыл җирлегенә керүче Үзбәктән булган 700ләп халыкның хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында язылган. Китапта һәрбер фронтовикның сугышчан юлы бәян ителә, аның гаиләсе турында мәгълүмат бар. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел узгач, һәркемне исемләп атау, беркемне дә онытып калдырмау аеруча мөһим. Сугышта катнашкан, канкойгыч фронт кырларында ятып калган, билгесезлектә калган якташларның исемнәре һаман табылып тора. Шулай ук сугыштан туган якларына имин кайтып җитеп, авыр чорларда колхозларны, авылларны торгызуга зур көч куйган, арабыздан киткән якташларның да исемнәрен мәңгеләштерү әһәмияткә ия. Китапта аларга икенче бүлек багышланган.

“Зәй-Каратай каһарманнары” китабының авторы – Җәүдәт абый Хәлимов. Моннан 6 ел элек күләмле китап бастырып, ул авылны, аның кешеләрен зурлаган иде. Менә монысы авылдашларына чираттагы бүләге.

-    Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулды. Шул уңайдан шактый еллар дәвамында төрле чыганаклардан җыелган мәгълүматларны, авылдашларның якты истәлегенә багышлап, китап итеп чыгарырга ниятләдек.  Бу китап – туган җирнең азатлыгы өчен сугышкан якташларыбызның батырлыгы алдында баш ию билгесе, - ди автор Җәүдәт абый Хәлимов.
Ул шулай ук китапта кайбер төгәлсезлекләр, хаталар булуы, кемнәрнеңдер исемнәре керми калулары турында искәртә. “Укучы мәрхәмәтлерәк булыр, дип өметләнәм”, - ди.

Китап “Тамырлар” фонды трафыннан нәшер ителгән. Фондның директоры – Марат Туйкин. Аның бабасы шулай ук билгеле шәхес, Зәй-Каратай авылының тарихын бөртекләп җыйган – Ибраһим Туйкин.

-    Әбиебез Заһидә Хәсән кызы бабайның язып барганнарын күреп: “Бу сиңа нигә кирәк” дип сораган. Бабай: “Киләчәк буыннар өчен кирәк”, дигән. Җәүдәт абый Хәлимов та авыл тарихын өйрәнде һәм китап итеп 2014 елда  бастырды. Менә бу яңа китап та үткәннән киләчәккә бер күпер булсын, яшь буынга коточкыч сугышның дөрес тарихын аңларга ярдәм итсен. Безнең фонд бу изге эштән читтә кала алмады, авторның мәгълүматларын китап итеп чыгарырга дигән ниятен тормышка ашырырга ярдәм итте, - дип китапка язган Марат Туйкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев