Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Бүген Илһам Шакиров каберенә чәчәкләр куйдылар

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров каберенә һәм ул яшәгән йорттагы элмә такта янына чәчәкләр куйды.

15 февраль — Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров туган көн. Татар җәмәгатьчелеге аның каберенә һәм Николаев урамындагы элмә тактасы янына чәчәкләр салды.

Шулай ук сүз Илһам Шакировка һәйкәл куелырга тиешлеге турында барды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл филармония бакчасында булырга тиеш дип саный.

«Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен бик аз вакыт аралыгында күп эшләр башкарылды, ул бик сирәк була. Безнең арадан киткәненә күп вакыт узмады, шул аралыкта концерт залына аның исеме бирелде, элмә тактасы куелды, бер проспектка аның исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатылачак. Һәйкәлнең урынын кайгыртырга кирәк, без аны филармония бакчасында булыр дип күрәбез», — дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, һәйкәл мәсьәләсе киләсе берничә ел эчендә хәл ителер.

http://Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-02-2022/kadim-nurullin-il-am-shakirov-yk-le-kuelachak-urynny-farazlady-5849409

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы илһам шакиров илгам шакиров