Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Кичә җырчы Вәсилә Фәттахова вафат булганга алты ел тулган

26 гыйнварда, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Вәсилә Фәттахованың вафатына алты ел булды. Башкортстанда җырчы истәлегенә концертлар уза. Концерт кичә Стәрлетамакта узды, бүген Уфа шәһәрендә була. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Алты ел синсез,  @vasilyafattakhova_memory (31.12.1979 — 26.01.2016). Искә алу концерты бүген Уфа шәһәренең Яшьләр Сараенда куела. Артистлар танылган хитларны башкарачак, аның җырларын, тавышын искә төшерербез», — дип хәбәр итә җырчының ире, концертның продюсеры Илгиз Абдракипов.

Оештыручылар сүзләренчә, концертта җырчының репертуарыннан «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Умырзая», «Нечкә күңел» кебек җырларны башкарачаклар.

«Кичә Стәрлетамак шәһәренең Мәдәният Йортында алма төшәр урын да булмаган. Программаның буеннан буена халык яраткан артистының хитларына кушылып җырлаган, ә финалда „Туган як“ җырын бөтен зал белән күтәреп алганнар», диелә бу хәбәрдә.

Концертта башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Айрат Сафин, Наил Шәймәрданов, Рафис Сирусин һәм башкалар катнаша.

Тамашачылар җырчы истәлегенә чыгарылган бүләк җыелмасы — Вәсилә Фәттахова башкаруындагы 63 җырдан торган җыентык ала, диелә хәбәрдә. 

https://tatar-inform.tatar/news/showtime/26-01-2022/b-gen-yrchy-v-sil-f-ttahova-vafat-bulganga-alty-el-tuldy-5847995

Фото Вәсилә Фәттахованың Инстаграм челтәреннән алынды: https://www.instagram.com/p/CZLjf-Ct52M/?utm_medium=copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: василя фаттахова

2
X