Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Гүзәлия: “Баласыз яшәвемә ияләндем”

Эстрадада хит булган җырларның күп өлеше – танылган автор-башкаручы Гүзәлиянең иҗат җимешләре. Бүген Гүзәлиянең шәхси тормышындагы һәм иҗаттагы яңалыклары турында сөйләштек. "Мин – йомшак, кешеләрне яратам. Әгәр артыгын кылансалар, җавапсыз калмыйм. Авылда 10 балалы гаиләдә үстем, шуңа күрә үземне яклый алам", ди ул.

– Гүзәлия, син автор-башкаручы гына түгел, продюсер да бит әле?
– Продюсер булып эшләмим. Хәзерге вакытта мин – яшь җырчы Лэйнаның саунд-продюсеры. Нигездә аның репертуары белән эшлим. Ә тулысынча Лэйнаны таныту эшен төп продюсеры алып бара. Башка артистлар белән эшлисем килми. Әлегә минем өчен кызыклы артист юк. Инстаграмда бергә эшләргә теләк белдереп бик күп кеше яза. Араларында яшьләр дә, танылган артистлар да бар.

– Ни өчен башкалар белән эшләргә теләмисең?
– Артист күңелемә ошарга тиеш дип уйлыйм. Аның тавышы яки стиле игътибарымны җәлеп итәргә тиеш. Әгәр артист тарафыннан кызыксыну, үсәргә теләк юк икән, минем дә бергә эшләү теләге юкка чыгачак. Артист һәр яктан үсәргә омтылырга тиеш. Күбесе танылу артыннан чаба. Ә бит эчке дөньяны да үзгәртергә кирәк.

– Артистны халыкка таныту өчен күпме вакыт кирәк?
– Бу сорауны миңа бик еш бирәләр. “Күпме вакыт эчендә таныла алам?” – дип сорый яшьләр. Әгәр син талантлы икән, танылу өчен мөмкинлегең күбрәк, билгеле. Әгәр җырлавың уртача икән, башкалардан аерылып торырдай үзенчәлегең булырга тиеш. Башкалар булдыра алмаганны эшләргә тиеш буласың.

– Үз гомереңдә ничә җыр яздың?
– Ике меңгә якын. Ә быел 150ләп җыр иҗат ителде.

– Ни өчен синең җырларың популяр?
– Алар – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җырлар. Мин – Аллаһы биргән җырларны халыкка тапшыручы.

– Элек эшләгән артистлар белән аралашасыңмы?
– Элвин Грей белән аралашам. Әле дә аңа җырлар язам. Бүген бик күп җырларымны башкара. Берничә көн элек җыр сорап язды – җибәрдем. Хәким белән дә аралашабыз. Ул кинәт танылгач, анда “йолдыз чире” булды. Бу – нормаль күренеш. Миндә дә булды ул. Хәтта өлкән артистларда да бар бу “чир”.

– Ә Рүзилә Хәертдинова белән ни өчен сөйләшмисез?
– Безнең килешү бер еллык иде. Бер ел эшләгәннән соң, хезмәттәшлекне туктатырга тәкъдим иттем, чөнки көчемнән килгәннең барысын да эшләдем. Шуңа күрә вакытында аерылышырга теләгән идем, ул каршы килде. Шулай итеп, ел ярым бергә эшләдек. Без иҗатка бәйле булмаган вак-төяк нәрсә аркасында сүзгә килдек. Хатын-кызлар арасында була торган хәл дип уйлыйм. Авыз бер тапкыр пешкәннән соң, хәзер кешеләрне якын китермим.

– Артистлар белән килешү төзисеңме?
– Юк, беркем белән дә килешү төзегәнем юк. Без сүздә генә килешә идек. Мәсәлән, артист банкетта җырлый икән, процентларын миңа бирә. Минемчә, артистны килешү белән генә тотып булмый. Аның ахыры ызгышу-талашу белән тәмамланачак.

– Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина арасындагы низаг турында ни уйлыйсың?
– Авторның нәфесе зур булу, күп итеп акча эшләргә теләве аркасында килеп чыккан низаг бу. Әгәр язган җырымны берәр артистка бирәм икән, аны үзем дә башкармыйм, башка артистка да бирмим. Монда иң зур гаеп “Миләшләрем” җырының көен язган Зөфәр Хәйретдиновта. Ул җырны Диләгә башкарырга рөхсәт итәргә тиеш түгел иде. Бервакыт артистка җыр бирүемне онытып, ул җырны башка бер җырчыга биргәнмен. Әмма соңыннан гафу үтенеп, аңа бүтән җыр бирдем һәм тагын бер җырны бүләк иттем. Мин кешене үпкәләтүдән бик куркам.

– Ахыр чиктә Дилә гаепле булып калды, аннан акча таләп итәләр...
– Диләнең дә гаебе юк түгел. Ул “мин белмәдем” дип ялган мәгълүмат таратты. Ничек инде белмәсен? Бу темага минем белән генә дә әллә ничә тапкыр сөйләште. Араларны җайлау максатыннан дипме, Дилә Лэйна белән дуэт җырларга да тәкъдим итеп карады. Дилә яхшылыкны аңламады, кызганыч. Аны берничә тапкыр гафу иттеләр, гамәлләренә күз йомдылар. Әмма ул “Миләшләрем”не җырлавын дәвам итте. Продюсерга Диләнең акчасы кирәкми, аның бу хәлдән сабак алуы мөһим.

л җырны Диләгә башкарырга рөхсәт итәргә тиеш түгел иде. Бервакыт артистка җыр бирүемне онытып, ул җырны башка бер җырчыга биргәнмен. Әмма соңыннан гафу үтенеп, аңа бүтән җыр бирдем һәм тагын бер җырны бүләк иттем. Мин кешене үпкәләтүдән бик куркам.

– Ахыр чиктә Дилә гаепле булып калды, аннан акча таләп итәләр...
– Диләнең дә гаебе юк түгел. Ул “мин белмәдем” дип ялган мәгълүмат таратты. Ничек инде белмәсен? Бу темага минем белән генә дә әллә ничә тапкыр сөйләште. Араларны җайлау максатыннан дипме, Дилә Лэйна белән дуэт җырларга да тәкъдим итеп карады. Дилә яхшылыкны аңламады, кызганыч. Аны берничә тапкыр гафу иттеләр, гамәлләренә күз йомдылар. Әмма ул “Миләшләрем”не җырлавын дәвам итте. Продюсерга Диләнең акчасы кирәкми, аның бу хәлдән сабак алуы мөһим.

Реклама

– Социаль челтәрдә Лэйнага ниләр генә язмадылар...
– Лэйнаны бик кимсеттеләр, дөньядагы начар сүзләрне яздылар. Ул бу нахак сүзләр аркасында ике көн буе елады. Бала гына бит әле, аның күңеле бик чиста. Шулай да Лэйна Зөфәр белән Диләдән акыллырак булып чыкты. Ул: “Бәлки мин начар җырлыймдыр, бәлки моңым да юктыр, ләкин миңа 21 генә яшь, өйрәнермен әле”, – диде. Ни генә булса да, закон безнең якта.

– Гүзәлия, быел тормышыңда зур югалту булды...
– Сентябрь аенда әнием вафат булды. 86 яшь иде аңа. Әни гомере буе актив, аралашучан булды, тормышны яратты. Ковид белән чирләп терелде. Әмма чир эзсез узмады, организмы биреште. Урын өстендә озак ятмады, соңгы сулышына кадәр үз аңында булды. Әни янына чиратлап кайттык.

– Димәк, ул үлгәндә, син аның янында булдың?
– Озак кына кулыннан тотып утырдым. Китәсен сизеп, ике апама иртәгәсе көнгә алынган билетларын кире тапшырырга әйттем. Күңелем сизенде. Һәм шул төндә әни китте. Әгәр әни янында булмасам, миңа тагын да авыррак булыр иде. Янына кайтмаганым өчен гомерем буе үземне битәрләр идем. Вакыт узган саен әнине ныграк сагынам, күрәсем килә. Абый үлгәннән соң, шулай авыр булган иде. Аның белән яшь аермабыз 3 яшь иде. Без дуслар, сердәшчеләр булып үстек. Әни киткәннән соң, үземә: “Гүзәлия, син хәзер бала түгел”, – дидем...

– Синең яшәү урының кайда – Мәскәүдәме, Казандамы?
– Ике шәһәрдә дә фатирым бар. Әмма иртәме, соңмы бер шәһәрдә генә төпләнермен дип уйлыйм, чөнки үз йортым белән яшисем килә.

– Сине ире белән яшәми, диләр...
– “Ирең белән яшисеңме?” – дип сораучыларга “яшим” дим, “Ирең белән яшәмисеңме?” – диючеләргә “яшәмим” дип җавап бирәм. Бер пешкәннән соң, шәхси тормышым турында берни дә сөйләмим. Күз тиде, әшәке сүзләр әйттеләр.

– Арагызга кеше кергәне булдымы?
– Керергә тырыштылар.

– Тәрбиягә бала алырга теләмисеңме?
– Юк. Элегрәк уйлаганым булды. Әмма бу – зур җаваплылык һәм бик куркыныч. Үз балаңның нинди булуын белмисең, ә тәрбиягә алган кеше баласы нинди кеше булып үсәр? Мин баласыз яшәвемә ияләндем, үз язмышым белән килештем. Башны бәреп елаудан ни файда?

– Ирең бу хакта нинди фикердә?
– Аерылышырга, яшьрәк кызга өйләнеп, бала табарга тәкъдим итеп карадым. Әмма ул: “Миңа син генә кирәк, баласыз яшәрбез”, – диде.

– Сине усал, диләр...
– Мин – йомшак, кешеләрне яратам. Әгәр артыгын кылансалар, җавапсыз калмыйм. Авылда 10 балалы гаиләдә үстем, шуңа күрә үземне яклый алам. Үземне әүлия димим, хаталарым да булгандыр. Әмма хәзер һәр сүземне үлчәп сөйлим, һәр адымымны уйлап ясыйм.

http://shahrikazan.ru/news/intervyu/gzliya-balasyz-yashvem-iyalndem

Фото һәм мәгълүмат Шәхри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X