Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илнар Сәйфиев: «Мин, ялгыз бүре сыман, үз максатыма ирешергә кайттым»

Татар эстрадасына «Талбишек» җыры белән үтеп кергән Илнар Сәйфиев белән интервью.

– Илнар, 7 елга якын эстрададан югалып, яңадан кире кайту ничек ул?

– Сәхнәне бик сагындым. Бүгенге көннән чыгып карасак, сәхнәгә кире кайту җиңел түгел, чөнки замана күпкә үзгә. Мәсәлән, матди яктан карасак, элек җырларның бәяләре арзан иде. Ул вакыттагы суммага хәзер 1 җыр да эшли алмыйсың – күпкә кыйбат.

– Дәрәҗәле урында торсаң, акчаң күп булса, дуслар күбәеп китә... 7 ел иҗат итми торган дәвердә дусларыгыз кимемәдеме?

– Әйе, дәрәҗәле һәм акчалы булганда гына дуслар бик күп. Ләкин мин андый кешеләрне дуслар дип санамыйм. Чын дус 1 яки 2 генә була. Бүгенге көндә дусларым кимеде. Бу – минем өчен зур сынау. Сәхнәгә кире әйләнеп кайттым, сер түгел, алар яңадан барлыкка килә башлады. Шалтыраталар, «дустым» дип язалар, ләкин мин аларга бүтәнчә карыйм. Барысын да сизәм, шуңа күрә җавабымны ачыктан-ачык әйтәм – миңа аларның кирәге юк.

– Югалып торуыгызның төп сәбәбе нәрсәдә?

– Югалып торуымның төп сәбәбе – гаилә кору һәм балаларымның үскәнен күрәсе килү. Игезәкләр тугач һәм күп балалы гаилә булгач, тормыш мәшәкате белән югалып тордым. Ә хәзер мин барысына да әзер.

– 7 ел шактый озак бит…

– 7 ел – шактый зур сан. Мин үземнең репертуарымда искиткеч җыр белән танылуымны горурланып әйтә алам. Бу җырның авторы үзе мәрхүм булса да, мин Роберт абый Миңнуллинга гомер буе, үлгәнчегә кадәр рәхмәтлемен. «Бишек» турында язган шигырь ул. Ә бишек ул – адәм баласының башлангычы, ана карыннан төшкәч, элек бишеккә салганнар. Бүген балалар бишекнең нәрсә икәнен дә белми.

Рамил абый Төхфәтуллин киңәшләрен биргән иде. «Илнар, син беләсеңме соң нинди җыр җырлаганыңны? Эстрадада андый җыр җырлаганнары юк, «Талбишек» – ул берәү генә! Син шуның белән танылдың, сине яраталар. Зинһар, кире әйләнеп кайт, «бишегеңне» яңадан җырла, тамашачыларга җиткер», – диде. Шул сүзләрдән соң «кайтырга кирәк» дигән уйга килдем.

– Җырга сәләт кемнән күчкән?

– Әни элек авыл клубларында хорда җырлаган, әти гармунчы булган. Профессиональ гармунчы булмаса да, үзе өчен җырлар көйләп утырган. Әтинең яшел гармуны бар иде, аңа ул гармунны дәү әти бүләк иткән. Хәзер ул гармунны авылдан алып килдем, тузган, шуны төзекләндерергә мастерга керттем. «Илнар, беткән бит гармуның, моны нишләтергә уйлыйсың? Яңаны ал», – ди. «Бетсә бетсен, яңаны алмыйм, ул – әтидән генә килгән гармун түгел, дәү әтидән дә калган мирас бит, сез миңа рәтләп бирегез», – дидем.

– Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

– Мин, популяр җырчы булырмын, мине танырлар, дип уйламаган идем. Мин колхоз председателе булырга хыялландым. Минем турында әти дә, җитәкче булыр, дип уйлый иде. Башка районнан күчеп килгәннәрне «килмешәкләр» диләр. Тырыш кешеләрне яратмыйлар, ә булдыра алмый торганнар күбрәк ярарга тырыша. Шуңа күрә җитәкче булу хыялы – әтидән килгән тырышлыктыр ул.

– Укытучы баласы булу ничек ул?

– Син әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә тиеш түгелсең, тырышып укырга кирәк. Начар укыдым дип әйтә алмыйм, әмма ялкауланган вакытлар да булды. «Өчле» дә бар, юк түгел. Ул «өчле» ялкаулык, игътибарсызлыктан, әти үлгәннән соң әзрәк «дилбегәм ычкынды». Чыбыркы, каеш-контроль җитмәгәнгәдер, чөнки бөтен хуҗалык минем һәм әни өстенә калды.

"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев