Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Үзенчәлекле, кабатланмас, туры сүзле Илсөя Бәдретдинованың туган көне бүген

Халык аны ярата, хөрмәт итә. Гади булганы өчен, кеше хәленә керә алуы өчен күптәннән дан казанган Илсөя апабыз. Шушы матур көндә үзенә исәнлек-саулык кына теләп калабыз! Иҗат чишмәсе саекмасын, яңадан-яңа план-идеяләр белән янып йөрергә язсын!

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдрединова турында аның директоры Гүзәл Кәрәмиева да бик эчтәлекле итеп язган:

Кем ул, Илсөя Бәдретдинова? Зур хәрефтән, КЕШЕ!
Конкретный, әйтте эшләде!?
Бар эшкә таләпчән, кырт кискән булсын барысы да. Үҗәт... тырыш... гадел... Ваще ялагайлана белми, ялагайларны җене сөйми?
Бик нечкә күңелле, олы йөрәкле❤, нык юмарт. Кешегә берәр нәрсә ышандырса, дөньяның кайсы почмагында булмасын, үзе авыр ситуациядә булган очракта да, ул аны үти. Җырлый белмим дия торган, күп кырлы талантлы ШӘХЕС!?

Менә шушы сыйфатларның җимеше, бүгенге уңышларың, Илсөя. Сине чынлап та, ИЛ - СӨЯ!?Тимернең ныклыгын эретеп, кыйнап караган кебек, сынаулар да җитәрлек булды... Сыгылмадың... Язмышыңда абынулар, егылулар, аяк чалулар, нахак сүзләр дә күп булды...Бирешмәдең... ?
Чабыш аты син, Илсөя, тезгенеңне нык тот, яме?!?

?Туган көнең белән, дускаем! Хөрмәтем, рәхмәтем чиксез сиңа! Сәламәт була күр, - дип яза Гүзәл ханым. 

Фото Илсөя Бәдретдинованың https://www.instagram.com битеннән алынды.

Мәгълүмат https://www.instagram.com/reel/CZjJCoCAXSx/?utm_medium=copy_link алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильсия бадретдинова ай туган кон туган конегез белэн