Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Зинира һәм Ризат Рамазановлар күз тидергән?

Эстраданың популяр дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановлар Пермь төбәгенең Ишимово авылында концерт куйган.

“Концертка төрле авыллардан бик күп кеше килде. Безне бик үзенчәлекле итеп каршы алдылар.

Хәтерлисезме, берьюлы концертта сәхнәгә мотоцикл белән чыккан идек? Монда да авыл мулласы мотоцикл әзерләп куйган.

Мин артка, Зинира люлькага утырды. Гармун белән мәйдан буйлап “Авылкаем” җырын башкардык.

Шунда күз тиде бугай үзебезгә. Зинира билен, мин аякны авырттырдым. Сул аягым шеште. Хәзер аксап-туксап йөрим”, - дип сөйләде Ризат.  

Рамазановларга исәнлек-саулык, иминлек телибез! 

https://matbugat.ru/news/?id=37909

https://vk.com/rzramazanovi фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев