Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида балага төп пассажир буларак игътибар биреләчәк

Язгы каникуллар башлану уңаеннан Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында да Дәүләт автомобиль инспекциясе 19-31 март көннәрендә "Бала - төп пассажир" оператив-профилактика операциясе үткәрә.

 


Юлларда тәртип сакчылары игътибарны бу көннәрдә балаларын махсус утыргычларсыз һәм иминлек каешларын эләктермичә йөргән автомобиль йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтәчәкләр.

Татарстан юлларында ике ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 59 юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе. Әлеге аварияләрдә 3 бала һәлак булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтнең сигез очракка артуы күренә.
Бала-пассажир белән юл һәлакәтләре күбрәк, диләр юл-патруль пост хезмәткәрләре. Быел шундый 35 авария теркәлгән.

Юлларда имин йөрик, балаларны, якыннарны саклыйк.

 

Лениногорск ЮХИДИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев