Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Бөгелмә янында «КАМАЗ» белән булган һәлакәт видеосы чыкты

Бөгелмә янында «КамАЗ» шоферы һәлак булган юл-транспорт фаҗигасе видеога эләккән. Ролик социаль челтәрләрдә чыкты.

 

 

 

Кадрларда машиналар күп булуы күренә. Күпмедер вакыттан соң «КамАЗ» машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыга, анда ул фура белән кара-каршы бәрелешә. Машиналарның икесе дә юл кырыена төшеп китә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, бүген төш вакыты тирәсендә металл конструкцияләр төяп бара торган «КАМАЗ» һәм Үзбәкстан номерлары булган «МАН» фурасы Бөгелмә янында кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә безнең илдә ясалган йөк машинасының йөртүчесе үлгән. Чит ил автомобилен йөртүче ир-ат авыр җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә илткәннәр.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/28/196070/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев