Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Чистайда юл һәлакәтендә биш айлык бала имгәнгән

Чистай районында юл кырыена төшеп киткән “Калина”да биш айлык бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Кичә Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан ерак булмаган урында “Лада” машинасын йөртүче 29 яшьлек хатын-кыз идарәне югалткан һәм машина юл кырыена ауган, дип яза агентлык.+
 
Автомобиль йөртүче хатын-кыз һәм аның 58 яшьлек пассажиры уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Биш айлык кыз бала канәгатьләнерлек хәлдә Чистай хастаханәсенә җибәрелгән.
 
Урында 67нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләгән.

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев