Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск нәниләре “Атлаучы автобус” белән шәһәр урамнарын әйләнде

Җәй җитү белән балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү зарур. Шушы уңайдан, шәһәрнең 19 нчы балалар бакчасында “Атлаучы автобус” профилактик акциясе үткәрелде. Россия күләмендә узучы әлеге чара кысаларында балалар тагы бер кат үз-үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге белән таныштылар.



“Атлаучы автобус” акциясе кысаларында 19нчы балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар дәүләт автоинспекциясе вәкилләре, бакча хезмәткәрләре белән бергә шәһәр урамнары буйлап экскурсиягә чыктылар. Алдан балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, инструктаж уздылар.


Экскурсия кысаларында профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова балаларга юл чатлары, аларның ни өчен кирәк булуы һәм аларны ничек узып чыгарга кирәклеге турында аңлатма бирде. Бакчада тәрбияләнүчеләр  юл хәрәкәтенең ничек оешканлыгы, аның тәртибе белән якыннанрак танышты.


Куркынычсыз маршрутны узып, бакчага кайтканнан соң балалар белән тагы бер юл куркынычсызлыгы турында сөйләшеп белемнәрен ныгыттылар.


Автоинспекция вәкилләре белән якыннанрак танышу, юл иминлеге нигезләренә теориядә генә түгел, ә гамәлдә төшенү, яктылыкны кайтаручы жилетлар киеп, шәһәр урамнарын узу балалар өчен кызыклы һәм үтемле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X