Суд материалларыннан билгеле булганча, узган елның октябрендә лениногорскилы ханым, хәмер кулланганнан соң, үзенең “Лифан х60” машинасына утырып,шәһәр урамнары буйлап китә.
Дежурлык итәргә чыккан юл-патруль хезмәте инспекторы аны Ленинградская 32нче йорт тирәсендә туктата. Әйтергә кирәк, әлеге машина руле артындагы хатын-кыз моңарчы исерек килеш машина йөрткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
Хатын-кызның машинасын туктаткач, инспекторның исерек булуын күреп, прибор ярдәмендә тикшерә. Прибор канда алкоголь барлыгын күрсәтә. Шуннан машина штраф-тукталышка озатыла. Хатын-кызга карата беркетмә төзелә. Аннары эш судка тапшырыла.
Суд утырышында хатын-кыз спиртлы эчемлекләр куллануы өчен үкенүен белдерә, гаебен таный, тик закон кырыс. Суд аңа карата 280 сәгатьлек мәҗбүри эш билгели, транспорт чарасын йөртү хокукыннан 2 елга мәхрүм итә. Моннан тыш машинасы дәүләт милкенә конфискацияләнә.
Нет комментариев