Шәһәр һәм район юлларында 21 апрельдән 30 апреленә кадәр пассажирлар йөртүче автобуслар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең ныклы контролендә булачак.
“Автобус” профилактик чарасының төп максаты — шәһәр һәм район юлларында, шәһәр эчендәге автобусларга утырып йөрүчеләрнең иминлеге.
Шәһәр һәм шәһәрара маршрутларга гына түгел, мәктәп автобусларына, шулай ук балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүче транспортка да аерым игътибар биреләчәк.
Лениногорск автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да уяу булырга чакыра. Пассажирларның куркынычсызлыгы – юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар өчен иң мөһиме.
Исламия Галимова фотосы
Нет комментариев