Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән

Лениногорскида ике җиңел машина бәрелешкән, һәлакәттә ике кеше зыян күргән.

 

Юл-транспорт һәлакәте кичә Агадуллин һәм Промышленность урамнары кисешкән урында булган. Биредә 9нчы модель «Лада» һәм «Лада Приора» бәрелешкән.

Утыз яшьләрдәге ир-ат һәм унсигез яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Кызны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киткәннәр.

 

ЧЫГАНАК

 


Нет комментариев