Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт юлына чыгарга яратучы автомобиль йөртүчеләрне ныклы контрольгә ала.
Бу атнада Дәүләт автоинспекциясенең массакүләм рейдлары узачак. Профилактик чараның төп максаты – куркыныч астына куючыларны һәм каршы як юлдан узып китүчеләрне ачыклау. Исегездә тотыгыз: каршы як полосага чыгу – авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш сәбәбе ул.
Юл иминлеге кагыйдәләрен шул рәвешле бозган өчен 7 мең 500 сум штраф каралган. Кабат бозган очракта – 4 айдан 1 елга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү. Ашыкмагыз һәм берничә минут вакытыгызны экономияләү өчен гомерегезне куркыныч астына куймагыз.
Исламия Галимова фотосы
Нет комментариев