Лениногорскида узган конкурста хәрәкәт инспекторларының яшь ярдәмчеләре көч сынашты
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида узган конкурста хәрәкәт инспекторларының яшь ярдәмчеләре көч сынашты

Юл иминлеге - беренче чиратта.

Лениногорскида «Бергәләп миллионлаган кешенең гомерен саклап кала алабыз» дигән муниципаль фестиваль-конкурсы узды.

Конкурста хәрәкәт инспекторларының яшь ярдәмчеләре көч сынашты. Шәһәр балалар бакчаларыннан килгән 13 команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәтте: юлдагы төрле хәлләрне тикшерде, юл билгеләрен аңлатты.

Иҗади чыгышлар җырлар, шигырьләр һәм кулдан ясалган плакат белән аеруча матур булды, - дип хәбәр итә “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова.

Нәтиҗәдә, 1 урында 20 нче балалар бакчасы; икенчедә –  28 нче бакча; өченче урында –7 нче балалар бакчасы.

Барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Фестиваль юлларда иминлек кагыйдәләрен кызыклы һәм файдалы итеп өйрәтеп булуын тагын бер кат раслады.

 

 

 


Нет комментариев