Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларны ныклап тикшерәчәкләр.
Әлеге чараның төп максаты автомобиль йөртүчеләрнең тыелган урында яисә куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә каршы як полосага чыгуларын туктату. Мондый хәрәкәтләр еш кына маңгайга-маңгай бәрелешләренә китерә.
Мондый хокук бозулар өчен каралган җәза турында искә төшерәбез:
- 7 500 сум штраф яки 4-6 айга йөртү хокукыннан мәхрүм итү.
- Кабат бозган өчен 1 елга хокукларыннан мәхрүм итү.
Районның шәһәр яны трассаларына һәм авария хәлендәге участокларына аерым игътибар биреләчәк.
Лениногорск автоинспекциясе руль артында утыручыларга мөрәҗәгать итә:
Рөхсәт ителмәгән урында, рөхсәт булган урыннарда хәрәкәтегезнең куркынычсыз булуына инанмый торып каршы як юлга чыгарга ашыкмагыз, сезне өйдә көтәләр!
фото: ГИБДД Лениногорск
Нет комментариев